Үзе белән торган хатынга бензин сибеп ут төрткән ир-ат 17 елга хөкем ителде [видео]

Казанда суд Юрий Томковка хөкем карарын раслады. Ир-ат, көчле көнләшүен тыя алмыйча, бергә торучы хатынын тереләй яндырырга теләгән.//Tatar-today//

Хатын-кыз зур зыян күрә, аны 60 процентлы пешү диагнозы белән хастаханәгә озаталар. Табиблар аның гомерен саклап кала алмый. 3 ай буе пешкән халәттә ятып, тире күчерү буенча берничә операция кичергән Елена Кудряшева җан бирә. 

Юрий Томковка моңа кадәр дә җинаять эшләре кузгатыла. Ир-ат күп эчә, бик көнчел була. Елена аның кыйнауларына, әрләш-талашка түзә алмавын белдереп, араларны өзәргә, дигән карарга килә. Хәтта улыннан да ярдәм сорый. Каты гына талаштан соң, Юрий Еленаны ниндидер сыеклык сибеп, ут төртә. Хатын-кыз шок халәтендә урамга йөгереп чыга, моны күргән күршеләр ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. 

Томков үзе әлеге хәлне ялгыш кына булды, дип аңлата. Аңа 17 ел төрмә яный.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий