Салават Фәтхетдинов диңгезгә барып тормыйча да, су эчендә калган [видео]

Яз һәр җирдә дә үзенчә килә. Казанда, мәсәлән, катырып куеп, бозлавык хасил булса, Самарада чын диңгез булган. Җырчы Салават Фәтхетдинов шунда төшерелгән видеосы белән уртаклаша. //Tatar Today//

Самара буйлап машинада барганда Салават әфәнде видео да төшерә, җырлый да. Машина су ерып бара диярлек. Менә шулай җылытып, эрегән кар суга әйләнгән. «Кешеләр Сочида, диңгездә, Гарәп Әмирлекләрендә ял итсеннәр, ә без Самарада йөзәбез», дип «Море, море — мир бездонный» җырын суза җырчы. Машинада янында баручылар көлешәләр.

Бәйле