Интернетта сөйләшә торган беренче рус-татар сүзлеге дөнья күрде

Интернетта тавыш белән яңгыратылган беренче рус-татар сүзлеге дөнья күрде. Ул тел галиме Фуат Ганиевнең рус-татар сүзлегенә нигезләнгән //Азатлык радиосы//.

Интернетта тавыш белән яңгыратылган беренче рус-татар сүзлеге дөнья күрде. www.ganiev.org сайтында урнашкан әлеге сүзлек тел галиме Фуат Ганиевнең рус-татар сүзлегенә нигезләнгән. Интернет-проектны галимнең оныгы — «Татармультфильм» җитәкчесе Азат Ганиев тормышка ашыра.

Академик Фуат Ганиевнең вафатына 28 февральдә бер ел булды, әлеге сүзлек нәкъ шушы көннәрдә дөнья күрде.

Хәзерге вакытта сүзлеккә 30 меңнән артык сүз кертелгән. Сүзләрне татар телендә Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина яңгырата.

Азат Ганиев «KazanFirst» басмасына белдерүенчә, «Татармультфильм» белән берлектә балалар өчен анимацияле сүзлек төзү дә көтелә. «Әйтик, «йөгерү» сүзе бар. Бу сүз янына йөгергән малайлар яки кызлар анимациясен куярга булыр иде», ди Ганиев.

Фуат Ганиев – төрки телләр белгече. Ул «Рус-татар сүзлеге», «Татар-рус сүзлеге», өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Төрек-татар сүзлеге», «Татар-төрек сүзлеге» һәм башка күп кенә сүзлекләр авторы. Бу китапларның гомум тиражы – 600 мең данә.

Бәйле