Гүзәл Уразова җырларын әтәч тә җырлый башлаган [видео]

Җырчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үз концертларына әтәчне дә ала икән.

Гүзәл Инстаграмдагы битенә бүген түбәндәге видеоны элде. «Шаккатмалы! Безнең әтәчебез, йөздән артык концерттан соң, җырларыбызны җырлый башлады. Көйли генә башла, ул да җырны танып үзенчә безнең 13 сезонга кергән җырларны  «җырлый». Һәрвакыт сәхнә артында бит ул, шуңа ятлап бетергән», дип язып куйган ул видео астына.

Өзектә әтәч Гүзәл һәм Элвин Грей башкаруындагы «Красивая, хороший» җырын башкара.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий