Дилә Нигъмәтуллина тормышындагы иң зур ярышка әзерләнә [артист тормышы]

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина җырлаудан кала, спорт белән дә яратып мавыга. Бу юлы ул бик мөһим йөгерешкә әзерләнә икән. //Tatar Today//

Дилә тренеры белән карлы-яңгырлы, җилле һава торышына карамастан, күнекмәләрен калдырмый. 

«Ә тренерыгыз сезнең белән бергә шәһәр буйлап йөгерәме? Карда, яңгырда, җилдә? Минеке — әйе! Зур йөгерешкә өйрәнүләр башланды. Йөгерү минем өчен түгел, ләкин уңайлы мохиттән дә чыга белергә кирәк. Алай гына уңышка ирешеп булачак! Шуңа күрә, алга!», дип илһамландыра җырчы үзенең тамашачыларын.

Тренеры белән төшкән фотога фикер әйтүчеләр дә шактый. «Ирең әллә өйдә йоклап ятамы? Таптың нәрсә белән мактанырга», «Кемдер тренер белән, кемдер тренерсыз спорт белән шөгыльләнә инде. Дилә, сезнең физик яктан актив булуыгызга бик шатмын», дип язганнар.

Бәйле