Лилия Муллагалиева белән Гүзәл Идрисова язга яңарып керә, спортзалга йөри [фото+видео]

Җиһанда яз хөкем сөрә, димәк, яңарырга, үзгәрергә вакыт! //Tatar-today//

Татар эстрадасы җырчы хатын-кызлары да шушы принципка таяна булса кирәк. Лилия Муллагалиева белән Гүзәл Идрисованың Инстаграмдагы битләрендә фитнес-залда төшкән фотосурәтләре күренә башлады. Кызларның исәпләре ябыгу икән.

Лилия Муллагалиева FIT EXTRA KAZAN фитнес клубына күптәннән йөри инде. Җырчы үзендә сизелерлек үзгәрешләр дә тоя башлаган. 

Коллегасыннан артта калмаска тырышырмы, Илназ Баһның тормыш иптәше Гүзәл дә бүген әлеге фитнес клубта беренче тренировкасын үткәргән. 

 

Бәйле