Беренче татар ирекле музыка лейблы Yummy Musicның зур концертын онлайн карагыз [сылтама]

Бүген беренче татар ирекле музыка лейблы Yummy Music “Соль” барында үзенең бишъеллыгын бәйрәм итеп зур концерт бирәчәк. Әлеге концертны “Татар-информ” онлайн трансляцияли. Башлана – 20.00. //Tatar.inform//

Мәгълүмат өчен. Yummy Music канаты астында ирекле, альтернатив, җанлы татар музыкасы тарафдарлары — фанктан алып панк-рокка кадәр төрле стильләрдә иҗат итүче артистлар альбомнар чыгара, клиплар төшерә, концертлар бирә.

Бүгенге концерт программасында — Juna төркеме, Мубай, Зәринә Вилданова The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме, Oscar c7c5 төркеме, Рәдиф Кашапов. Татарча соул һәм фанк уйнаучы Yummy Music Band Илгиз Шайхразиев һәм рэпер K-Ru белән чыгыш ясаячак.

Juna төркеме быел үзләренең беренче кечкенә альбомнарын чыгарды. Алар Һади Такташ һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләрен дә җырга салганнар.

Аксубай фьюжн музыкасының атасы Мубай, соңгы арада бик сирәк чыгыш ясаса да, ул кунакка килергә вәгъдә итте, дип ышандыра оештыручылар.

Зәринә Вильданова тамашачыга “Үзгәреш җиле” проекты аша да таныш. Бүген ул The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме белән чыгыш ясаячак.

Татарча соул һәм фанк уйнаучы Yummy Music Band “Үзгәреш җиле” нең тагын бер йолдызы Илгиз Шайхразиев һәм рэпер K-Ru белән чыгыш ясый. Илгиз Шәйхразиевның белән рэпер Ильяс Гафаровның “Бормалы су” композициясе (Заһит Хәбибуллин, Нәкый Исәнбәт) күпләр өчен “Үзгәреш җиле”нең ачышы булган иде.

Oscar c7c5 төркеме, узган ел 9 май бөкесендә төшерелгән “Акыл иясе” клибын тәкъдим иткәннән соң, Камал театрының кече сәхнәсендә “Буяулар” исемле концептуаль театраль проектта катнашты. Аңарчы алар Рәдиф Кашапов белән бергә республикабызның 9 районы буйлап турга барып кайттылар.

Концерт бүген «Соль» бары (Профсоюз урамы) 20.00 сәгатьтә башлана.

Концертны онлайн кару өчен сылтама — http://tatar-inform.tatar/internet-tv/42/

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий