Җырчы Фирдүс Тямаев тамашачыларына зарларын сөйли. Бу юлы ул иртән иртүк торуы өчен бик борчылган. Йокысы туймаган, ахры. //Tatar Today//
Аны тавыш яздыру студиясенә татлы йокысыннан уятып, тавыш режиссеры Гадел Хәмзин алып килгән. Күрәмсең, яңа җыр яздырмакчы.
Фирдүс үзе бу хәлгә шаяртып булса да, канәгатьсезлеген белдерә. «Бу егетләр миңа бер дә тынычлык бирмиләр. Йоклап ята идем, өемнән өстерәп алып килделәр. Менә сиңа ял!», ди.

Фирдүс Тямаевның кем ачуын китергән?
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев ачуын китергән күренеш турында сөйли. Аның фикеренчә, бәйрәмнәр, аеруча Ураза Гаете белән котлап, открыткалар юлларга кирәкми. «Шалтыратышып сөйләшүгә ни җитә», – ди артист. «Дуслар, менә килешеп бетмим. Азрак ачу да килеп тора. Иртәдән туганнар, дуслар бер үк открыткаларны җибәрәләр. Неужели шалтыратып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп,…
В "Дин"

Фирдүс Тямаев эстрададан китәргә уйлыймы?
«Хозур ТВ» телеканалында «Фикер» тапшыруын алып баручы Ильяс Шаһиев Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевтан дингә мөнәсәбәте турында сорады. «Мин Аллаһка бик ышанам. Сәхнә белән динне бутыйсы килми. Сәхнә – дингә бөтенләй каршы әйбер. Шуңа күрә хыялым шул – тизрәк вакыты җитеп, эстрадан китеп, дингә килсәм, мин беркайчан да микрофон тотмыйм. Чөнки…
В "Татарстан"

Фирдүс Тямаевка Нефтекамада тере каз бүләк иткәннәр, ә ул…
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең "Тишек носки"е белән бу көннәрдә Башкортстанда гастрольдә йөри. Аны яратучылар бүләкләрне мул әзерләгән. Әмма берсе барысыннан да арттырган. «Бу бүләкне тапшыру өчен без сезне ел буе көттек. Анда сюрприз», – ди Нефтекамада бер ханым, сәхнә уртасына кызыл тасма белән бәйләнгән тартма чыгарып куеп. Фирдүс…
В "Башкортостан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
