ЮХИДИ кисәтә: Татарстанда һава шартлары начарая, юл һәлакәтләре дә арта

Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава урнашты //Татар-информ//.

Синоптиклар кисәтүенчә, яз башында яңгырлар, томан, карлы яңгыр, иртәнге якта бозлавык була, дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгыныңТатарстан Республикасы буенча ЮХИДИ юл куркынычызлыгы идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Хәйдәр Җиһаншин.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанда күптән түгел ике зур авария булган. Берсендә 10 автомобиль, икенчесендә 29 автомобиль бәрелешкән. ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Автомобиль йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга, юлда йөргәндә кыен маневрларга чыкмаска киңәш ителә.

Бәйле