Балтачта чегәннәр инвалидны дәвалыйбыз дип, акчасын урлап китәләр [борчылу]

Кукмараның Нур Баян урамындагы күпкатлы йортларның берсенең фатирыннан акча урлап чыгалар. //Татар-информ//

-Хәл болайрак була. 1938 елгы өлкән ханым аштан кайта һәм фатир ишеген бикләмәгән килеш кенә ял итәргә ята. Тиздән кызы кайтып җитәргә тиеш янәсе. Әмма ул уянып күзен ачса, фатирда таныш түгел, чегәнгә ошаган бер кыз басып торганын күрә. Әлеге хатын-кыз: «Мин бик нык туңдым, чәй эчертегез әле зинһар», — ди. Әби аңа чәй ясап бирә, ул берничә йота да, рәхмәт әйтеп чыгып китә. Кич белән әби матрас астын караса, акча янчыгында акчаларының юкка чыгуын күрә, — дип сөйләде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев. – Бу хәл турында безгә әбинең кызы хәбәр итте.

7 март көнне Балтач районында да мондый төрдәге җинаять теркәлә. Чегәннәр тумыштан инвалид булган кешенең өенә керәләр һәм дәвалыйбыз, дип аның акчасын урлап чыгалар. Җинаятьне башкаруда шикләнелүче чегән хатын-кызлары хәзерге вакытта тоткарландылар. Тикшерү эшләре бара.

Һәркемнең үз милкенә карата игътибарлы һәм сак булуын сорыйбыз. Фатир һәм өй ишекләрен һәрвакыт бикләп тотыгыз, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз, өегезгә кертмәгез.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий