Мөселманнарга психологка барырга ярыймы? [белгеч фикере]

Мөселманарның шактые психологларга һәм психологиягә сак карый һәм күпчелеге психолог белән психиатрны да аермый, ди мөселман психологы Ирек Мукиев //Татар-информ//.

“Совет чорында туып-үскән һәм тәрбияләнүчеләр арасында мин псих түгел, дип, психологиянең асылын аңламаучылар шактый күп”, ди ул. Бу хакта Ирек Мукиев “Ислам кысаларында психология” темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.

“Исламда психологиянең асылын аңлау мөһим. Бу ышанумы әллә дөньяви әйберме. Әгәр дә ышану икән, бу очракта, нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә ярамыйга мөнәсәбәтле рәвештә кырыс чикләр бар. Дөньяви икән, аңа тыелганнан кала, барысын да эшләргә ярый, дип карарга. Психологиядә исламда файдаланырга яраган һәм ярамаган, шулай ук җаваплар эзләргә кирәкле әйберләр бик күп. Минемчә, әгәр кеше ярдәмгә мохтаҗ икән, рөхсәт ителгән әйберләрне аңа булышуда файдаланырга кирәк”,  дип саный Ирек Мукиев.

Җәмгыятьтә булган авыруларның барысы да мөселманнарда да бар, ди ул. “Исламда Пәйгамбәрләр заманыннан калган медицина бар, әмма хәзер медицина алга китте һәм без аны да читкә какмыйбыз, кулланабыз. Без бит сәламәтлегебезгә файда китерә торган барлык ысулларны да файдаланабыз. Психология дә шулай булырга тиеш”,  дип саный психолог.
 

Бәйле