Дилә Нигъмәтуллина шәрә Зөфәр Билалов белән төшкән фото урнаштырган [карыйбыз]

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Инстаграмында кызыклы фото белән бүлешкән. Анда ул татар эстрада артисты Зөфәр Билалов белән. Ләкин сурәтнең үзенчәлеге артист белән төшү генә түгел, ә Зөфәр абыйның фотога чишенеп төшүе. //Tatar Today//

Артист өске киемен салган да, йонлы түшен күрсәтеп, авызын маймылга ошатыбрак Дилә Нигъмәтуллина белән фотога төшкән. Дилә бу фото астына, шулай ук үз фикерен калдырган. «Тагын бер бәндә килеп керде кадрга. Зөфәр абый, бу фотодан соң, иң күп «лайк» була дип вәгъдә итте. Карарбыз. Әлегә иң күп «лайк»лар Сәфинәнең видеолары ала иде», дип язган.

Дөрестән дә, фото иң күп «лайк» һәм фикер алышу җыйгандыр. Тамашачы, әлбәттә, моңа битараф кала алмаган, күрәмсең. «Минем дәү әни әйтмешли, моның кадәр йон була мени?! Беркетеп чыккандыр ул моны», «Кем соң бу? Шүрәле дисәң, мөгезе дә юк!», «Йонлы кеше, юньле кеше», «Зәйнәп апага юрган да кирәкми», дигәннәре бар.

Бәйле