Бу юлы чират Колхоз базарына килеп җиткәнме? [янгын фотолары]

15 мартның шушы берничә сәгатендә социаль челтәрләрдә, төркемнәрдә «Казанда тагын бер базар яна», дип урнаштырылган фото-видеолар бихисап күп урнаштырылган. Сүз Колхоз базары турында бара. Ләкин, чынлыкта исә, базар үзе түгел, аның янындагы бер катлы «Слобода» сәүдә павильоны яна. Янгын сүндерүчеләр базарга килеп, янгынны сүндергәннәр. Соңгы мәгълүматлар буенча, янгында зыян күрүчеләр юк. //Tatar Today//

Бәйле