Аккош Кабан күлен чистарта башлагач, волонтерлар да аңа кушыла [фото, видео]

16 март көнне үз теләге белән Кабан күлен чистартучылар табылган. Алар ике сәгать эчендә диярлек, күлне пычрактан чистартып та куйганнар. Тырма, чиләк һәм калган кирәкле әйберләрне Камал театрыннан алганнар. Бу аларның аккошка язгы бүләге һәр ярдәм итүләре булгандыр. Барлыгы 10 капчык чүп җыелган. //Tatar Today//


Хәтерегезгә төшереп үтик, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Камал янындагы Кабан күлендә аккошның чүпләр җыйганны төшерелгән видеоязмасын куйганнар иде. Янәшәдә үрдәкләр һәм тагын бер аккош йөзә. Көннәр җылыткач, кар эрегән дә, бөтен булган пычраклары су өстендә калган. Аккош суны чистартырга дип, үзе томшыгы белән берәм-берәм чүпне ташый. Бу күренеш күпләрдә тирән тәэсир калдыргандыр. 

Әлеге видео популярлашып бик күп «лайк»лар җыйды. Берәүләр бу күренешне коточкыч, күлне чистартуга бүлеп бирелгән акчалар кайда китә икән дип, борчылып язса, башкалар аккошның шулай чисталык өчен көрәшүен матур дип санаган. Ләкин шуңа да карамастан, аккошка ярдәм итүчеләр дә табылган бит.

Күлне чистартучы волонтерлар Дмитрий Жуков белән апасы социаль челтәрләрдә #аккошкабулышам (#помогаюлебедю) хэштегы белән эстафета башлап җибәргәннәр. Шуның белән алар табигатьнең ни дәрәҗәдә пычрак булуын, чистартуга барырга тиешле акчаларның билгесез югалуын күрсәтмәкче.

Дмитрий әйтмешли, чистарткан вакытта алар янына җәйләрен көймә һәм катамараннарны Кабан күлендә арендага бирүче кешеләр килгән. Алар әлегә сезон ачылмаганлыгын, шуңа чистартмаганнарын, вакыты килеп җиткәч, күлне чистартуларын әйткән. Ләкин Дмитрий моның белән риза түгел. «Бизнес белән шөгыльләнәсең икән, сиңа акча алып килүче мәйданны һәрвакытта да чиста тотарга кирәк инде. Ел фасылына карап кына түгел», ди.

Бәйле