Филүс Каһиров гаиләсендә бәхет: ул икенче тапкыр әти булган

Татар эстрада җырчысы Филүс Каһиров сөенечле хәбәр белән бүлешә. Ул икенче тапкыр әти булган! Тормыш иптәше Эльмира белән аларның бер уллары бар. Хәзер инде икенче малайлы булганнар. //Tatar Today//

Җырчы үзенең күңелендә булган хис-тойгылары белән уртаклаша. «Икеләтә әти-әни булдык! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Хисләрне әйтеп бетерерлек түгел! Без бәхетле!», дигән.

Tatar Today сайты да Каһиров гаиләсен чын күңелдән сөенечле вакыйга белән котлый! Улыгыз сәламәт, батыр һәм акыллы булып үссен!

Бәйле