«Сак булыгыз! «Пятерочка» кибетендә мине кабат алдадылар…» [булган хәл]

Кибетләрдә алдау-алдану очраклары ешайганнан ешая бара. Акция, ташламалар да бер юктан ясалмый. Әгәр дә андыйларны күрсәң, үзеңнән-үзең ничектер уйга батасың. Алдау юкмы, товарлары яхшы микән дип. Мисал итеп, Наил Гарифнең «Пятерочка» кибетенә зарлануын карап китик. //Tatar Today//

Ул болай яза. «Уяу булыгыз. «Пятерочка» кибетендә мине кабат алдадылар. Мин түләүдән соң бирелгән чекка игътибар итмәдем башта. Аннары янәдән кибеткә кереп, куелган бәяне фотога төшереп чыктым. Бу юлы кассир белән сөйләшеп тә тормадым. Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә булдым. Ник дигәндә, акция белән күрсәтелгән товарны, кассадан үз бәясенә бирәләр. Шуңа, игътибары җитмәгән кеше алданып, әйберне ташлама белән алдым дип, сөенеп чыга инде. Бу сатып алучылар өчен махсус эшләнелгән ялган. Мондый очракка беренче генә түгел, өченче тапкыр юлыгам», дигән.

Бәйле