Азык-төлек кенә түгел, алып баручылар да хәләл булачак, тамадаларга сертификат бирмәкчеләр

Татарстан мөселманнары Диния нәзаратенең хәләл стандарт буенча комитеты башлыгы Марат Низамов хәләл мәҗлесләр алып баручылар өчен кагыйдәләр билгеләүгә, аларның сертификат нигезендә эшләүләренә уңай карашта //Татар-информ//.

Исегезгә төшерәбез, дини җырлар башкаручы, тамада Ильяс Халиков хәләл мәҗлесләрне алып баручылар, хәләл продукция җитештерүчеләр кебек үк, махсус дини оешмалардан сертификат алырга тиеш дип белдергән иде. Аның фикеренчә, хәләл булмаган мәҗлесләрне алып барган очракта, сертификат кире алынырга тиеш.

Марат Низамов әйтүенчә, хәләл алып баручылар өчен кагыйдәләр һәм стандартлар булдыру юнәлешендә эш башлар өчен, хәләл комитетка заявка җибәрү кирәк.

“Әгәр дә мөрәҗәгать булса, без шәригать шурасы белән берлектә кайсы мәҗлесләр рөхсәт ителгән, кайсылары тыелганын өйрәнәчәкбез. Нәтиҗәдә кагыйдәләр эшләп, аларны күңел ачу төрендәге хезмәт стандартлары дип раслый алабыз. Без кагыйдәләр, стандартлар ясап җавап бирәбез. Мәсәлән, хәләл медицина хезмәте буенча мөрәҗәгатьләр булмаганда, стандартлар юк иде. Булгач, без сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә ул стандартларны эшләдек”,  дип сөйләде хәләл стандарт буенча комитет башлыгы.

Шулай ук Марат Низамов хәләл алып баручылар кирәклеген дә искәртеп үтте.

“Хәләл алып баручылар бик кирәк. Мәҗлесне ничек башларга, ничек тәмамларга; ислам буенча ничек сүз бирергә; хатыннарны — аерым, ир-атларны аерым утыртырга; нәрсә сөйләргә ярый, нәрсә ярамый, нинди шаярулар рөхсәт ителә — боларның барысын да белү кирәк”,  дип сөйләде Марат хәзрәт.

Искәртеп үтик, тамада, җырчы Нурзадә хәләл мәҗлесләрне алып баручылар сертификат нигезендә эшләргә тиеш дигән фикер белән ризалашмавын белдергән иде

Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Һәр әйберне сертификацияләү халыкның ачуын чыгара»,  дип, тамадаларга сертификат бирү белән килешмәвен белдерде.

Бәйле