Җиңү көненә волонтерлар җыялар

Россиядә узган ел Җиңү көне бәйрәмендә парадны, «Үлемсез полк» йөрешен оештыруда 152 мең волонтер катнашкан. //Шәһри Казан//

Быел алар сафын танылган артистлар, музыкантлар, спортчылар тулыландырачак. Җиңү көне бәйрәмен оештыруда катнашырга теләүчеләрне волонтерыпобеды.рф сайтында теркәү башланды. Әлеге сайтта: «Послы Победы» Бөтенроссия конкурсы; Җиңү парадына һәм «Үлемсез полк» йөрешенә волонтер сыйфатында хезмәт күрсәтү; Бөтенроссия акцияләре һәм ветераннар белән очрашулар үткәрү буенча эш юнәлеш­ләренең берсен сайлап аласың. Соңыннан волонтерларның төбәк бүлекчәләрендә уку-өйрәнү узачак.

Патриотик чаралар үткәрүдә, ветераннарга ярдәм күрсәтүдә инде зур эш тәҗрибәләре булган волонтерларга «Послы Победы» Бөтенроссия конкурсы тәкъдим ителә. Россия төбәкләреннән җиңүче 200 волонтер Мәскәүгә һәм Севастопольгә 9 майда Җиңү парадын оештыруга бара.

Бәйрәмгә кадәр волонтерлар «Георгий тас­масы», «Җиңү хаты» Бөтенроссия акцияләрен, ветераннар белән очрашулар уздыруда, һәйкәлләрне чистарту өмәләрендә катнаша.

Бәйле