Камчылы һәм бүрекле кечкенә казак малае Максим Галкинны шаккаттыра [видео]

19 мартта «Беренче» каналда Максим Галкинның «Лучше всех» тапшыруында Казаннан казак малае Иван Шуваров чыгыш ясап, Максим Галкинны шаккаттыра. //Tatar Today//

Галкин аны «Ваня — папаха (бүрек) кигән, камчысы, махсус кылычы (шашка) булган, кечкенә казак малае», дип тамашачыларга таныштыра. 

Малай үзен әтисе кебек үк чын казак ди. Ул алып баручыны «Ипи һәм су — казакларның төп ашамлыгы» дигән мәкальне әйтеп таң калдыра. Аннары чыгышына нәтиҗә ясап, «Любо, братцы, любо» казак җырын башкара. 

Тапшыруга, шулай ук Иванның гаиләсе: әтисе, әнисе, апасы килгәннәр. 

Бәйле