Мөнир Рахмаев һаман эшләпәсен салмый, хәтта артыннан бәясен дә алырга оныткан [видео]

Татар эстрада артисты Мөнир Рахмаевның баш киеменә битараф булмавын беләбез. Аеруча, эшләпәләргә. Җырчы хәтта биеп, хәерле иртә теләгәндә дә эшләпәсен салмый. Баш киеме белән бергә ябыштырып куйган бәясен дә салырга оныткан. //Tatar Today//

«Татарстан, хәерле иртә! Барыгызны да язгы бәйрәм — Нәүрүз белән котлыйм! Иртәдән фотосессиядә. Бию ритмына яңа көнне башлыйк, дуслар! Барыгызга да уңышлы көннәр телим!», дип язган Мөнир гадәттәгечә бию башкарып.

Тамашачылар, әлбәттә, моңа шат. Ләкин шаян сүзләрне дә калдырмаганнар. «Хәерле иртә, Мөнир! Эшләпә алдың мәллә? Биркалары сикергәли», «Мөнир, бәясен эшләпәнең артыннан өзеп ал. Алайса шулай сәхнәгә чыгып китүең бар», «Яңа эшләпә белән», генә дип тә язучылар табылган.

Бәйле