«Ир шунда хатынының тикшеренүгә нигә каршы төшүен аңлый, ул көмәнен алдырган булган…»

Әлеге хәлләрне ишеткәч, ышаныргамы-юкмы, дип, озак аптырап тордым. Хәер, бу дөньяда ни генә булмый, шаккатарга кирәкме икән?! //Безнең гәҗит//

Рәсилә Фәнис белән танышканда югары уку йортында укый торган булган. Егет аннан күпкә олырак. Дәрәҗәле урында эшли, фатиры, машинасы бар. Кыскасы, тормышта күп нәрсәгә ирешкән. Ә Рәсилә белән очрашканда аның нәкъ менә иң олы максатлары – гаилә кору, үзеннән соң дәвамчы калдыру турында уйланып йөргән чагы булган. Бер күрүдән үк кызны үзенең булачак хатыны итеп күз алдына китергән егет. Авыл кызы, бик ихлас, саф күңелле, инсафлы, тырыша-тырмаша югары уку йортын тәмамлап йөри – бер дигән хатын булачак, дип уйлаган Фәнис. Алар очраша башлаганнар.

Сигез яшь – яшь аермасы димени?! Иң мөһиме – алар бер-берсен ярата, ярты сүздән аңлашалар. Рәсилә Фәниснең игътибарыннан, бүләкләреннән, матур сүзләреннән эреп китә. Кулына диплом алганның икенче атнасында ук зурлап туй ясыйлар. Рәсиләнең авылдан килгән туганнары кияү ягының тәртипле һәм бай булуына сөенеп туя алмый.

Шулай итеп матур гына яши башлый алар. Рәсилә моңарчы егетләр белән йөрмәгән, төрле күңел ачу урыннарына бармаган, тормышның кызыгын да күрмәгән. Кулына акча кергәч, иркенләп ала ул. Укырга барасы юк, ире эшләтми – теләсәң ни эшлә. Үзен бик нык карый кыз, матур киенә, бизәнеп-ясанып йөри. Үзенә сокланып караган карашларны тоеп, рәхәтләнә. Ә Фәнисе торган саен аны ныграк ярата бара. Көн саен диярлек хатыны белән бала табу турында сөйләшәләр. Дөресрәге, бу теманы гел Фәнис күтәреп чыга. Ул балалары булуны бик нык тели. Ә Рәсилә, соңрак, дигән булып, бала табып, гәүдә төзелешен, зифалыгын югалтасы килмәүне яшерә иреннән. Үзе өчен яшисе килә аның. Елак бала карап өлгерермен әле, дип уйлый. Бала тапкач, Фәнисе аны күкләргә чөеп мактаудан, сокланудан туктар, дип уйлый.

Фәнис бик озак түзә, ялына-ялвара хатынына. Аның яше дә бара бит, сабый сөю теләге артканнан арта гына. Шуның аркасында араларында тавыш та чыга башлый. Ачуы килгән чакта Фәнис хәтта аерылу турында да сүз кузгата. Чөнки ул гаиләне баладан башка күз алдына да китерми. Эченнән, ярар, синеңчә булсын, дип уйлап, Рәсилә ризалаша.Әмма хәзер инде балага уза алмый интегә.

Фәнис моңа ышанмый, хатынын әле һаман киреләнүдә, иренең сүзен тыңламауда гаепли. Аптырагач, икесе дә табибка күренергә тиеш, дигән карарга килә ир. Ә Рәсилә моңа каршы чыга. «Мин сәламәт», – дип, ирен гаепли башлый. Фәнис, тикшерелеп, хатыны алдына табибның, сәламәт, дигән нәтиҗәсен алып кайтып сала. Һәм икенче көнне үк Рәсиләдән дә шуны таләп итә.

Хатын, елап, киреләнгәч, хастаханәгә бергә баралар. Ир шунда гына хатынының тикшеренүгә нигә шулай каршы төшүен аңлый. Бактың исә, Рәсилә бер ел элек көмәнен алдырган булган. Шуңа хәзер балага уза алмый икән. Табиблар киләчәктә дә уза алмаячак, дигән диагноз куйган. Ә Фәнис бу хакта берни дә белмичә, күпме гомер сабый авазы көтеп тилмереп яшәгән. Күпме ялган арасында тоткан аны хатыны. Фәнис бу хакта белгәч, Рәсилә әйберләрен җыеп, өйдән чыгып киткән. Кычкырышмаганнар да, талашмаганнар да – киткән дә барган…

Ике елдан Фәнис икенче кызга өйләнгән. Нәкъ тугыз айдан тупырдап торган малай алып кайтканнар. Менә акча нишләтә кешене, Рәсилә үз бәхетен үзе урлап, ярык тагарак янында калган. Хәзер бай кияү тапса да, гомерендә дә бала бәхете күрмәячәк шул инде. Ә өйне яңгыраткан сабый тавышына берни дә җитми бит!

Гүзәл ШӘРИ

Бәйле