Тямаевның яңа җырын ишетергә теләп, концертына ике ай алдан билетлар беткән

1 апрельдә «Уникс» концертлар залында Фирдүс Тямаевның концерты булачак. Билетлар инде сатуда юк, алдан ук алып бетергәннәр. Бу юлы ул шактый вакыт әзерләгән яңа җырын да тамашачыларга тәкъдим итәчәк. Җырдан бер өзеген Инстаграмына инде урнаштырып та өлгергән. //Tatar Today//

Җыры «Рәхмәтле мин» дип атала. Үзе: «Рәхмәтле мин Раббыма, бүләк иткән һәр көн таңына», дип язган. Тамашачыларның яңа җырын да, концертны да зарыгып көткәннәре сизелеп тора.

Кайберәүләр инде билетлар сатылып бетеп, тамашага эләкмәүләре өчен борчылганнар. «Билетларың бик тиз сатылып беткән, Фирдүс абый. Эх, бу елны миңа елмаймады инде уңыш…», «Берничек концертларыңа эләгеп булмый», «Без барганда 2 ай алдан алып куябыз», дип язучылар табылган.

Бәйле