Яңа туган сабыен чиләктә үләргә калдырган ананы хөкемгә тарттылар

Алексеевск районында яшәүче 37 яшьлек Надежда Афанасьевага суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Ул туу белән баласын үтерүдә гаепләнә. //Tatar today//

Бу хәл Алексеевск районының Биләр авылында узган елның ноябрь аенда була. Гаепләнүче хатын йөкле булуын яшереп йөри, хатын-кызлар консультациясендә учетта да тормаганлыгы ачыклана.

Надежда өй шартларында дөньяга сәламәт бала китерә һәм яңа туган сабыйны чиләктә үләргә калдыра. Афанасьева үз гаебен танымый. 

 

 

Бәйле