3 яшьлек малай Фирдүс Тямаевны үлеп яратканга, җырларын ятлаган

Татар эстрада артисты Фирүс Тямаевның концертына олылар гына түгел, балалар да рәхәтләнеп йөри икән. Менә сәхнәгә чакырып алганы, Рубин исемле өч яшьлек (үзенә 2 яшь дип таныштырса да) малай Тямаевның җырларын үлеп ярата ди. //Tatar Today//

Алай да сабый җырчының исемен истә калдырмаган. Фирдүсне Кемаль дип төрек исеме белән атады. Тамаша тулы зал рәхәтләнеп көлде бу хәлдән.

Фирдүс Тямаев куйган видео астына малайның әнисе түбәндәгене язган: «Сезнең җырларыгызны үлеп ярата Рубин. Көн-төн сорый Тямаевны куй дип. Дискларыгызны да алдык. Машинада да сезне генә тыңлыйбыз. Хәтта улыбызның микрофоны да бар. Хәзер җырларыгызны яттан җырлый».

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий