«Аяксыз калган Илдар Галиәкбәров: «Хәзер носки аласың булмый, — дип шаярттылар»

Башкортстанның Белокатай районы егете Илдар Галиәкбәров, авылда эш булмагач, үзен башкалада сынап карамакчы була. Уфага күченә, тиз арада эшен дә таба. Алтын таулар вәгъдә итмәсә­ләр дә, эше үзенә бик ошый. Аралашучан булгач, дуслары да күп. Буш вакытын алар белән уздыра. //Шәһри Казан//

– Юл һәлакәтенә иртән эшкә барганда юлыктым, юл чыкканда, машина бәрде. Кем бәргәндер, көрттә күпме ятканмындыр – бер нәрсә дә хәтерләмим. Хастаханәдә уяндым: аяк-кулларым мумиянеке кебек кара төстә һәм кипкән иде. Мине көрт арасыннан бик соң гына эзләп тапканнар, аңсыз ятып, аяк-кулларымны өшеткәнмен, – ди ул.

Башта табиблар Илдарга аяк табанын гына ампутацияләргә тиеш булган, ә уянганда – тезенә кадәр аяклары киселгән була аның… Өстәвенә кул бармаклары да юк.

– Табиблар миңа игътибарын жәлләмәде, яхшы карадылар. Палатадагы егетләр дә күңелле кешеләр булып чыкты. «Хәзер нос­ки аласың булмый, аягыңа гөмбә авыруы «ябышмаячак», – дип шаярттылар. Алар миңа күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итте. Нишлисең, күрәчәгең булса, аннан берничек тә качып булмый.

Әти-әнисе инде күптән исән түгел. Дәваханәдән аны апасы үзенә алып кайта. Тик анда Илдар үзен уңайсыз хис итә. Башта инвалид коляскасы да булмый, икенче катта яшәү дә кыенлыклар тудыра. Һәрвакыт фатирда бикләнеп яту Илдарга килешмәгәнен күреп, апасы: «Бәлки Уфага интернатка урнаштырыргадыр? Кем белә, бәлки анда үз тиңеңне дә очратырсың», – ди. Илдарга ошый бу тәкъдим.

Уфага килүгә үк, егет үз теләге белән аш-су остасына ярдәм итә. Аңа да берүзенә җитешүе кыен, 50 инвалидка таратып бетергәнче, ашы суынып бетә. Ә Илдар белән бу эш күпкә тизрәк. Ярдәмчел Илдарга пешекче Светлана шундук гашыйк була.

Егеткә интернатта бер дә кү­ңелсез булмый, буш вакытын файдалы итеп уздыра. Спорт белән шөгыльләнә башлый, иртә-кич тренажер залында була. Кулына махсус перчаткалар киеп, интернаттагы җиһазны, коляскаларны ремонтлый. Шәһәр урамнарына да чыгып тренировкалар башлый. Баштагы вакытларда коляска белән берничә йөз метр үтүгә арыса, тәмәке тартуын ташлагач, чакрымнар саны да арта. Марафоннарда катнаша башлавы аңа тагы да стимул бирә. Уфада җәй көне уза торган 1000 велосипед көнендә Илдар да катнаша. Әйтергә кирәк, катнашучылар арасында ул – бердәнбер инвалид.

Иң элек Уфа буйлап йөрсә, тиздән Башкортстан районнары буйлап экскурсиягә чыга. Инвалид коляс­касында. Күз алдына китерегез инде! Кайчак машинада барганда да: «Кайчан барып җитәбез инде?» – дип сабырсызланган чак­лар була. Ә монда сәгатенә 10-15 чакрым үтә торган инвалид коляскасы. Өстәвенә ул барсын өчен үзеңә көч түгәсе.

Озакламый Илдар эретеп ябыштыручы дуслары белән бергә велоколяска ясый. Велосипед механизмын инвалид коляскасына көйли. Яңа төр техникада йөрүе күпкә җайлырак була. Педаль белән эш итү хәлне дә әзрәк ала. Велосипед әзер булгач, Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Севастопольгә кораблар парады карарга кузгала. 2,5 мең чакрымны үз транспортында үтә.

– Сәяхәт 23 көн дәвам итте. Иртәнге биштә чыгып, көненә йөз чакрымнан артыграк юл үтә идем. Иң авыры – таулы җирләр. Үргә менү күп вакытны алды. Самарадан соң тигезлек башланды һәм кыенлыклар булмады. Көненә иң күп ара Краснодар краенда үтелде, чөнки кунакханәләрдә буш урыннар юк, ә саф һавада кунып калырга батырчылык итмәдем: еланнар күп, бүреләрнең дә борчуы бар… Әмма дальнобойщиклар һәрвакыт ярдәмгә килде. Рация аша бер-берсенә хәбәр итеп, миңа юл биреп бардылар. Алар ярдәме белән, һәрвакыт такыр юлдан бардым.

Илдар бүген Иглин районы үзәгендә хатыны Светлана белән матур итеп дөнья көтә. Гаилә башлыгының планнары зурдан. 17 апрель көнне ул Уфадан киләсе сәяхәтенә – Казахстан башкаласы Астанага кузгалачак. 10-11 көндә барып җитәргә ниятли. Җәй җиткәч, күпкә җаваплырак эшләр көтә. Быел ул йорт сала башларга ниятли. Былтыр хөкүмәт аңа җиде сутый җир бүлеп бирә. Әмма бер пенсиясенә генә өмет итеп ятмый, төзелеш күп акча таләп итәчәген аңлый. Шуңа күрә әлегә ул кибет янында газета таратучы булып эшли. Эше үзенә ошый, район халкы да аны ихтирам итә.

– Авариягә юлыкмаган булсам, бүген нәрсә белән шөгыль­ләнер идем икән? Мөгаен, эчүемне, тартуымны дәвам иткән булыр идем. Хәзер тормышка башкача карыйм. Ни булуына карамастан, оптимист булып калам. Күңел төшенкелегенә бирелгән инвалидларны да саздан чыгарырга тырышам. Аракы эчеп, проблемаларның хәл ителмәгәнен аңлатам. Күпләрнең мәдәни чараларда да катнашырга теләге юк. Бүгенге көндә Иглин районында яшәсәм дә, Уфада узган чараларны калдырмаска тырышам. Әйе, башта сәламәт кешеләр арасында йөрүе оялдыра иде. Ә соңыннан үз-­үземнән оялмаска өйрәндем. Минем өчен бер кыенлык та юк. Ә юк, бар икән. Өйдә тик ятуы. Шуннан да кыены юк.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

 
 

Бәйле