Татар кызы Әдилә Заһидуллина «Тает лед» хитын татарча башкара [видео]

Соңгы арада Грибы төркеменең «Тает лед» җыры шактый популярлык казанды. Әлеге җыр яшьләрнең теленнән төшми. «Тает лед»ны «Боз эри»гә әйләндерүчеләр дә табылган. //Tatar today//

Социаль челтәрдә Әдилә Заһидуллинаның бу җырның куплетын һәм кушымтасын татарча җырлавы пәйда булды. Кыз, милли булсын дипме, башына түбәтәй дә киеп куйган. Аның җырлавын ошаталар, күпләр башка популяр җырларны да татарчага әйләндер әле, дип тә сорый. Әдиләгә берәү хәтта мәхәббәтен дә аңлата.

Бәйле