Ришат Төхвәтуллин үзенең 5 концерт сезоны тәмамлануга хисле сүзләр әйтә [видео]

Җырчы Ришат Төхвәтуллин концертларының 5 сезоны ахырына якынлаша. Ришат үз чиратында, эшләнелгән эшкә нәтиҗәләр ясап, видео ясаган. //Tatar Today//

«5 сезон ул — тере тавыш, хисләр тайпылышы, кайсы гына шәһәрне алма, тамашачыларның сине аңлавы, хөрмәтләве, синең аларга карата булган хөрмәтең һәм мәхәббәтең. 5 сезон — җаннарның берләшүе, кунакчыллык, оныта алмаслык очрашулар һәм аерылышулар…», диелгән менә шушындый эчтәлекле видео. 

«Әле тагын бер айдан артык вакыт калды. Төгәлрәк булсак, 16 шәһәр, 17 концерт, 43 сәгатьлек фонограммасыз тавыш ишетергә калды минем тамашачыларга», дип яза үзе Ришат.

Аудитория дә аның бу сүзләрен кабул иткәндәй: «Мәңгегә күңелдә истә калырлык сезон», дигәннәр.

Бәйле