Инстаграмда һәрвакытта теләкләрен теләп торган Миңнеханов кая югалган?

Һәрвакытта да социаль челтәрләрдә, аеруча Инстаграмда, бик актив постлар куючы Рөстәм Миңнеханов соңгы алты көндә берни куймаган. Һәрчакта да «Хәерле иртә» белән «Хәерле кич» теләкләреннән калдырмаган президентның югалу сәбәпләре нәрсәдә икән? //Tatar Today//

Соңгы посты итеп, Казандагы хәйрияче Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл композициясен урнаштырган. «Инстамир катнашучыларына, хәерле көннәр! Барыгызга да яхшылык», дигән. Язылучылар да: «Рөстәм Нургалиевич, сездән тагын кызыклы фотолар көтәбез», дип югаласын сизеп язган сыман.

Әллә инде президентның кәефләре киткән ара, әллә эшләре тагын да тыгызлашкан. Барысы да булырга мөмкин.

Бәйле