Казан яшүсмерләренең экстрим селфи ясаулары чираттагы үлемгә китерерме? [видео]

Казанның Сабан урамында 7а тугыз катлы йортның түбәсендә өч яшүсмер селфи ясарга дип менә. //Tatar Today//

Бу хәлне күреп, полиция чакырган кеше яшүсмерләрне гаепли. «Аллам сакласын, берәрсе белән берәр нәрсә булса, әти-әниләре шунда ук балаларын уйланылмаган саксыз эштә гаепләмичә, иптәшләрен җинаятьтә гаеплиячәк», ди.

Полиция чакырылса да, ул бары тик 30-40 минуттан гына килә. Балалар ул вакытта түбәдән киткән булалар. 

Кызганычка каршы, бу йортның түбәсенә чыккан ишек ябылмаган була. Торак-эксплуатация идарәсе ике атна алдан ук ишекнең ябылуы турында хәбәр итә. Яшүсмерләрнең түбәгә ничек менүләрен алар белми. 

Бу балаларның беренче генә кыланмышлары түгел. Әле яңарак кына Киров шәһәрендә укучылар, шулай ук күпкатлы йорт түбәсенең иң кырыена басып селфи ясаган.

Бәйле