Фирдүс Тямаевның 5 еллык иҗатына нәтиҗә: 600 мең чакрым үтелгән [фото-видео]

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев кабат Казанны шаулатты, гөрләтте. 1 апрель көнне ул башкалада алтынчы концертын тәкъдим итте. Быелгы программа Фирдүс өчен аеруча үзенчәлекле, чөнки җырчының зур сәхнәгә аяк басуына 5 ел тулган. //Tatar Today//


— Фирдүс, яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә син — эстрадада үз йөзеңне булдырган популяр җырчы. Зур сәхнәдәге 5 еллык иҗатыңа нәтиҗә ясап ни әйтә аласың?


— Биш ел кем өчендер әз, кемгәдер күп кебек тоелырга мөмкин. Ләкин бу вакыт эчендә нәтиҗә ясарлык уңышка ирешергә өлгердек. Әйтик, 5 ел эчендә 1500гә якын концерт куелды. Шушы дәвердә «Алтын Барс» фестивале, TMTB премиясе лауреаты булдым. Бу сезонда Казан һәм Чаллыда 6шар көн концерт бирелде. Апрель аенда Чаллы шәһәрендә янә 2 концертым көтелә. Зур сәхнәдә 5 ел булсам, гомумән, бу өлкәдә эшләвемә — 7 ел. Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Лениногорск һәм башка районнарда 7 ел элек үк концертлар куйдык. Бер елга 120 мең чакрым юл үтелә. Димәк, биш елда 600 мең чакрым юл йөрелгән. Машинам никадәр генә кыйммәтле булмасын, аны ел саен алыштырырга туры килә. Җәйге һәм кышкы тәгәрмәчләрне елына ике тапкыр алыштырам. Шәхси машинамнан тыш, 2 автобус та бар әле. Төркемебез — зур, 15 кеше без.


— Төркем дигәннән, син һәркайсына карата җылы мөгалләмәдә. Үзеңне дә хөрмәт итәләр. Дусларың концертка бәлеш, торт кебек зур күчтәнәчләр, бүләкләр алып килгән. Тормышта да юмартмы син?


— Төркемдә эшләүчеләр белән бер гаилә кебек без. Ялларда мунча кертәм, волейбол уйныйбыз, матур ял оештырам. Туган көннәре булса, аерым үз исемемнән акчалата бүләк тапшырам. 8 март, 23 февраль бәйрәмнәрендә үз бюджетымнан акча бирәм. Берәрсенең гаиләсендә кыенлыклар килеп чыкса, бергәләшеп хәл итәбез. Кредит түли алмаса, ярдәм итәбез. Дус-тату, бердәм булганда, уңышка, зур нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Төркемемдә эшләүчеләр арасында төрле бәйгеләр үткәрәм. Әйтик, гер күтәрү, иң күп дога белүчеләр һәм башкалар. Җиңүчене акчалата бүләклим. Мин шуны төгәл әйтә алам: бу кешеләр теләсә нинди очракта минем өчен күкрәк киереп чыгачак.


— Фирдүс, концертыңа эләккән кеше көчле энергетикага ия булуыңа шакката. Һәр тамашачы елмайтасың, елатасың, биетәсең. Кыскасы, халык синнән зур кичерешләр белән кайтып китә.


— Мин концерт башланганда ук тамашачыга гайбәт сөйләмәскә, ә рәхәтләнеп ял итеп утырырга кирәклеген әйтеп куям. Халыкның ләззәтләнеп утырганын күрәсем килә. Әгәр ялгыш сүз әйтеп, яисә башка сәбәп белән берәрсен үпкәләтсәм, гафу үтенәм. Аллага шөкер, бүгенге көндә үз тамашачым бар. Тамашачыма, дусларыма, туганнарыма, гаиләмә, Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтле мин!


Фирдүс Тямаевның концертында эстраданың танылган җырчысы, композитор Гүзәлия дә катнашты. Гүзәлиядән Фирдүс Тямаев турында фикерен сораштык.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле