Ришат Төхвәтуллин Татар тудейга афишасы тирәсендәге каршылыклы сорауларга җавап бирде [видео]

Ни өчен Ришат Төхвәтуллин афишаларны ике телдә язмый, татар телендә генә чыгара? Соңгы вакытта бу сорау җырчының тамашачылары арасында бәхәс, каршылыклы фикерләр уятты. Ә җырчы үзе бу хакта ни уйлый икән? //Tatar Today//


— Моңа кадәр бу турыда уйлаганым булмады. Кирәк булса, киләчәктә афишаларны рус телендә дә чыгарырбыз, Алла теләсә, — диде Tatar Today хәбәрчесенә бу мәсьәлә турында гомумән хәбәрдар булмаган Ришат Төхвәтуллин Казандагы өстәмә концертында.

Өстәмә концерт булса да, зал һәрвакыттагыча шыгрым тулы иде. Тамашага Ришатның әнисе Розалия апа белән әтисе Айрат абый да килгән. Розалия ханым сәхнәгә чыгып эчтәлекле шигырь сөйләде һәм моңлы тавышы белән җыр сузды.


Ришатның тамашачылары арасында яшьләр генә түгел, ак яулыклы әбиләр дә бар. Татар егетенә кияүгә чыккан, үзе рус милләтеннән булган Валя апа Ришатның бер концертын да калдырмый. Килгән саен җырчыга матур шигырьләрен укый. Кама Тамагы районыннан бер татар әбие Ришатка түбәтәй бүләк итте. Моңлы тавышлы җырчыны халык дәррәү алкышлады.


Концертта Ришатның иҗатташ дусты, үзенчәлекле тавышка ия булган Алия Карачурина катнашты. Бу пар сәхнәдә бик матур күренә, тавышлары да туры килеп тора. Күпләр бу ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт бар дип уйлый. Әмма Ришат бу сүзләрне кире кага. «Без — дуслар», ди ул…

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле