Радик Юльякшин Питердагы фаҗигада зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәк [видео]

Радик Юльякшин (Elvin Grey) концертыннан кергән акчаның бер өлешен Санкт-Петербургтагы фаҗигада зыян күргән кешеләргә тапшырачак. Бу хакта җырчы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узган концертында хәбәр итте. //Tatar Today//

«Бер танышымнан әлеге хәлне күзәтеп, финанс ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешене барлавын үтендем. Һәлак булган кешенең гаиләсеме, зыян күрүчеме, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗмы — кемгә ярдәм аеруча кирәк, акча шул кешегә күчереләчәк. Күләме турында дөньяга кычкырып сөйлисем килми, бу хакта, кагыйдә буларак, сөйләп йөрмиләр. Ләкин фаҗигада зыян күрүчеләргә ярдәм итүем турында әйтми булдыра алмадым, чөнки трагедия көннәрендә концерт кую бик үк дөрес түгел. Шулай да концертны үткәрергә булдык, ә инде акчаның бер өлеше мохтаҗларга тапшырылачак», дип белдерде Tatar Today хәбәрчесенә Радик Юльякшин.

«Гаепсез кешеләрне үтерү, кешегә үч итү — кәбахәтлек. Аларны кеше дип атарга тел әйләнми, алар — кыргыйлар. Питерда апам яши, аның өчен бик нык кайгырып, борчылып торам. Дустым Тимурның әти-әнисе шунда. Гомумән, Питерда бик күп дусларым бар», диде Радик.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле