Илсөя Бәдретдинова: «Бакча юк, сыер юк, ләкин бер әйбергә өлгереп булмый» [артист тормышы]

Өйне җыештырырга күпме вакыт кирәк икән? Җырчы Илсөя Бәдретдинова шушы сорауны укучыларына биргән, үзе дә җавап кайтарган. Авыл кызы булганлыктан, ул авыл белән шәһәр тормышына күзәтү дә ясаган. //Tatar Today//

«Нишләптер авылда яшәгәндә бөтен нәрсәгә өлгерә идем мин! Иртән мәктәпкә киткәнче, идәннәрне юып китә идек. Савыт-сабаны ике зур савытка су җыеп, сода белән юа идек. Ә суны кышын да, җәен дә чишмәдән алып кайта идек. Мунчага суны чиләк белән ташып кара әле хәзер. Идәннәр буялмаган иде… Зәйнәп әби әз генә уксус кушкан су һәм мунчала белән ышкып-ышкып юдыра иде. Ә керләр? Мунча алдында юасың да, чишмәгә чайкарга алып китәсең. Суыкларда кер ката, чайкап булмый. Гәлүш эченә су тула. Йон оекбаш белән бергә ката. 20 сутый бәрәңге бакчасы, 10 сутый яшелчә бакчасы. Утырттык та, утадык та, суын да сиптек. Баз тутырып банкалар да яптык. Сыер, ике-өч үгез, сарыкның санын белгән кеше дә юк, тавыкныкын да… Аның өстенә үрдәк, каз. Печәнне дә чалгы белән чабып, сәнәк белән төяп кайта идек. Ярар сөйләгән сүз инде. Өлкәнрәк кешеләр мине аңларлар. 

Ә хәзер? Фатирда яшим! Салкын-кайнар су агып тора, юынгыч астындагы чиләк тулмый. Керләрне машина юып, корытып чыгара. Ашарга мультиварка пешерә. Идәннәрне ышкып торасы юк. Бакча юк, сыер юк… Ләкин бер әйбергә дә өлгереп булмый. Миндә генә шулаймы соң ул?», дип тамашачыларына мөрәҗәгать итеп язган ул. 

Бәйле