Миңнеханов ил башлыклары арасында «ВКонтакте» да кайсы урында?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — “ВКонтакте” социаль челтәрендә иң танылган губернаторларны ачыклау буенча уздырылган сораштыру рейтингында икенче урында. Беренчелекне Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров алган. //Татар-информ//

Чыганак хәбәр иткәнчә, Россиядә иң популяр саналган әлеге челтәрдә төбәк җитәкчеләренең бары алтысы гына үз аккаунтын актив алып бара. Кадыйров һәм Миңнехановтан тыш, болар — Сергей Собянин (Мәскәү), Андрей Воробьев (Мәскәү тирәсе регионы), Шолбан Кара-оол (Тыва) һәм Игорь Орлов (Архангельск өлкәсе).

“Интерент-агитация” агентствосы тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәркайсының бастырып чыгарган материалын 10 меңләп кеше кереп карый.

Агентство белдерүенчә, Рөстәм Миңнехановның “пост”ларын уртача 36 мең кеше укый. Болар — нигездә Татарстан кешеләре, һәм Президент аларга туган телендә җавап бирә. Миңнеханов аккаунтында бернинди аңлатмаларсыз бирелгән фотографияләргә зур игътибар бирелә. Иң күп каралган язма – беренче Президент Минтимер Шәймиевның юбилее уңаеннан 2017 елда куелган видеоролик, дип билгеләп үтә чыганак.

Бәйле