Апрель аена йолдызлар нәрсә фаразлый икән? [йолдызнамә]

Язның икенче аена күчтек, дуслар. Кояш та көлә инде, көннәр дә җылыта бара, кешеләр дә яңарып, яшәреп, илһамланып киткән кебек. Һәрберебез дә яшәргә, яшнәргә ашыгабыз, җәй якынлашкан саен максатлар куябыз, көч туплыйбыз, ял итәргә җыенабыз. Йолдызнамә дә безнең теләкләргә теләктәшме соң? Йолдызлар апрель аена нәрсә фаразлый икән, әйдәгез белик. //Tatar Today//

Кучкар

Апрель ае Кучкарлар өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Табигать тә язын яңа көчләр белән үсәргә омтылса, сезнең өчен дә үсәргә, энергия белән тулырга менә дигән вакыт. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Ләкин шуны онытмагыз, уңышны койрыгыннан тотып калу өчен тырышырга туры киләчәк. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте. Финанс өлкәсендә кыенлыклар көтелә. Әмма ел ахырына кадәр сез ул халәтне яхшырта алачаксыз. Мәхәббәткә килгәндә дә хәлләр җайлаша төшәчәк. Бу айны очраткан сөйгән ярыгыз ел ахырына кадәр тормыш иптәшегезгә әйләнергә мөмкин.

Үгезбозау

Йолдызлар фаразлавы буенча, туган көнгә бер ай калганда, Үгезбозауларга күбрәк ял итәргә һәм сәламәтлекне сакларга киңәш ителә. Иң яхшысы, өегездә тыныч бер почмак табып, үзегезнең яраткан эшләрегез белән шөгыльләнергә кирәк. Апрельдә сезгә эшчәнлек төрен алыштыру буенча да тәкъдимнәр булырга мөмкин. Алардан баш тартырга ашыкмагыз. Үзгәрешләрдән курыкмагыз.

Игезәкләр

Апрель Игезәкләр өчен яңа танышлар, дуслар, күңелле мизгелләр алып килергә мөмкин. Ләкин алай да һәр адымыгызны уйлап ясагыз. Сәламәтлек тә бары тик сездән тора, кәефегезгә бәйле. Җәй алдыннан финанс ягы авырлашырга мөмкин. Аеруча да, кул кушырып утыручы Игезәкләргә кагыла.

Кысла

Сезнең өчен, гомумән, 2017 ел авыр. Апрель аенда да сезнең кризиста булуыгыз ихтимал. Кризис дип, кредит, бурычка акча алырга ашыкмагыз. Сәламәтлек какшарга мөмкин. Аеруча да, хроник авырулар баш калкыта торган вакыт. Апрельдә гаиләлеләрнең ишәеп китүе мөмкин. Ә ялгыз Кыслаларга йолдызлар апрель аенда мәхәббәт сорауларына җитди карамаска, арткы планга күчереп торырга киңәш бирә.

Арыслан

Апрельдә көтеп алмаган сюрпризлар булачак. Тормышыгызда яңа ачышлар вакыты. Сез аны кешегә әйтмичә генә чынга аштыра алачаксыз.Гаиләле Арысланнар өчен тынычлык чоры җитә. Ә менә ялгыз Арысланнар тиздән үзләренә сөйгән яр табачак. Сәламәтлек дә яхшы гына. Язның икенче аенда Арыслан бик актив һәм күтәренке кәефтә булыр.

Кыз

 Яңа елга аяк басу белән Кыз үзендә бик күп көч тойган иде. Ләкин апрельдә көчләр бетеп киткән кебек тоелырга мөмкин. Әмма төшенкелеккә бирелмәгез, бу вакытлыча күренеш. Финанс тотрыклыгы күзәтелә. Шәхси тормыш та күңелле генә кайный. Гаиләле Кызлар өчен бала алып кайту уңышлы булчак. Апрель азагында ялгызлары мәхәббәт кенә түгел, ә җитди мөнәсәбәтләр эзләп юлга чыгачак.

Үлчәү

Үлчәүләр өчен апрель ае иҗади ачышларга бай ай. Мактау сүзләреннән, хәтта башыгыз дә әйләнеп китүе ихтимал. Әмма гел яхшы хәлләр гына булып тормаска да мөмкин. Эштә проблемалар килеп чыкса, башкалардан ярдәм көтмәгез. Үзегезгә генә ышанырга кирәк. Үлчәүнең сәламәтлеге кәефенә бәйле. Дөньядан ямь таба алмый йөрүчеләрне тиз ару, кан басымы, кызып китү борчырга мөмкин. Акчаны да кысып кына тотырга туры килер. Алайса авыр хәлдә калуыгыз ихтимал.

Чаян

Чаяннар өчен яз авырлыклар алып килә. Сезнең ясаган адымнарыгызны, башкарган эшләрегезне тирә-юнь аңламаска мөмкин. Яшәү урыны алыштыру өчен яхшы чор. Ялгыз Чаяннар өчен мөнәсәбәтләр төзү генә җиңелләрдән бирелми. Әмма узган елларда башланган мөнәсәбәтләрнең киләчәге матур булырга охшаган. Финанс өлкәсенә килгәндә, ак һәм кара полоса чиратлашып барачак. Апрель аенда авыр булса, майга финанс өлкәсе яхшырачак.

Укчы

Укчыларның бу айны эшләрендә көтелмәгән борылышлар булырга мөмкин. Хезмәт хакын тоткарларга, яисә бөтенләе белән бирмичә кала алалар. Ләкин бәйрәмнәрдән соң, бу сорау барыбер хәл ителәчәк. Шулай да, финанс хәлләрендә тотымлырак булыгыз. Укчылар ел буе энергия җыйганга, сезнең өчен яз да, җәй дә эш артында үтәчәк. Сәламәтлегегезне онытмагыз. Яз килде дип, ялан баш йөрмәгез. Салкын тияргә, хроник авырулар калкырга мөмкин.

Кәҗәмөгез

Апрельдә сез кайгырткан төп сораулар: гаилә, өй, милек темалары булачак. Әле үзегезнең нәсел җебегезне чишәргә теләк тә туарга мөмкин. Биеклеккә күтәрелү өчен мөмкинлекләр чыгып торачак. Гаиләле Кәҗәмөгезләр мөнәсәбәтләрендә яз кичерер. Ялгыз Кәҗәмөгез икенче ярын очратып, бик матур мөнәсәбәтләргә юлыгыр. Сезнең сәламәтлек өчен яз яхшы чор. Әмма көзгә таба арыганлык сизелергә мөмкин.

Сукояр

Үзләрен дөрес дип санаган Сукорялар энергиянең тагын да күбәюен сизәчәк. Сез хәтта кемгәдер илһам өстәргә дә мөмкинсез. Сез бик хисчән кеше. Шуңа да, эмоцияләргә бирелергә тырышмагыз. Гаиләгездә, яисә эшегездә аңлашылмаучанлык сизелсә, тиз кабынып китмәгез. Апрельне сезнең өчен акча эшли торган чор дип тә әйтеп була. Спорт белән шөгыльләнәсе килмәсә дә, ул сезгә тагын да күбрәк көч һәм сәламәтлек өстәр.

Балык

Балыклар өчен бу ай бик кызыклы булып тоелачак. Сез вакытлыча финанс сорауларын онытып торып, шәхси тормышыгызны кайгыртасыгыз киләчәк. Үзегезнең тышкы кыяфәт, имиджыгызны үзгәртү ихтимал. Моңа кадәр кыюлыгы җитмәгән эшкә алына аласыз. Әмма ялкаулыкны җиңеп кенә, әлбәттә. Сәламәтлек сорауларына игътибарлырак булыгыз. Сезонлы авырулар сезне читләтеп үтсен өчен, яшелчә, җилек-җимешләр күбрәк ашагыз. Финанс хәлләре авырлашмый да, яхшырмый да. Шул ук торачак. Алай да тотымлы булуыгыз сорала.

Бәйле