Артур Mauzer Sax: «Филип Киркоров, «Иванушки», Валерия минем саксофон көенә күңел ача»

Чаллы егете музыкант, саксофонист Mauzer Sax (Артур Гыйниятуллин) күптән түгел Гарәп Әмирлекләренә күченеп китте. Татар егете Дубайда ниләр белән шөгыльләнә? Күпме акча эшли? Туган ягына кайтырга җыенамы? Артур белән әнә шул хакта сөйләштек. //Tatar Today//

«Казандагы студиямдә иҗат итеп ятканда, Мәскәү каласыннан чакыру килеп төште. Интернетта минем видеоны ошатып, кавер төркемдә уйнарга чакырдылар. Килешү 3 айга төзелде. Әлбәттә, мин бу чакыруны сөенеп кабул иттем. Аннан да куанычлысы — иҗатыма игътибар итүләре, битараф булмаулары», диде Tatar Today хәбәрчесенә Артур Mauzer Sax.

Артур эшли торган ресторанга Филип Киркоров, «Иванушки», Валерия кебек рус эстрадасының танылган йолдызлары кунакка килә. «Биредә Мәскәү артистларын еш күрергә мөмкин. Гадәттә башта үзем чыгыш ясыйм, аннан соң артистлар белән танышып, аларның чыгышларын тамаша кылам. Казаннан килгән танышларым, дусларым да мине күрмичә китми», ди Артур.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, Артурга килешү нигезендә бер төрле эш хакы түләргә вәгъдә иткәннәр. «Ләкин минем ничек эшләгәнемне күргәч, хезмәт хакын арттырдылар. Тырышып эшләгәндә, үзебездә дә шул кадәр акча эшли идем», диде Артур.

«Чит илдә яшәп шуны аңладым: чит илдәге тормыш матур һәм рәхәт булса да, күңел туган якка тарта. Туганнар, дуслар, әти-әни сагындыра. Туган илеңдә эшләргә һәм яшәргә кирәк, дигән фикердә мин. Ә мондый җиргә иң күбе 3 айга, ял итәргә яисә командировкага гына йөрергә кирәк», диде музыкант. Ул Дубайда ике клип төшерергә җыенуын, Казанга июнь аенда кайтачагын белдерде.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле