Гөлназ Сәфәрованың ярминкә маҗаралары [фото]

“Tatar radiosi” ның популяр dj-е Гөлназ Сәфәрованың яраткан шөгыльләренең берсе — ярминкәдә йөрү икән. Инстаграмда нәкъ ярминкәдә йөргән мизгеле белән бүлешә. Үзенә дә, якыннарына да күчтәнәчләр алган. //Tatar Today//

«Миңа ярминкәләрдә, базарларда йөрергә бик ошый. Аларның үзенчәлекле мохите бар. Кешеләр савыт-саба, үлән чәйләре, кул эшләре, тәм-томнар, балыктан сыйфатлы ризыклар алыр өчен чиратка баса. Кемгә кызык икән, 5-9 апрельдә «Татнефть-Арена» янында Бөтенроссия ярминкәсе үткәрелә.

P.S. Әбиемә җылы, йомшак аяк киеме алдым әле. Аяк киемен проблемасыз сайлыйм аңа, безнең карашлар да, аяк киеме улчәме дә бер», дип язган Гөлназ. 

Ләкин халык Гөлназның язуына гына түгел, аның өске киеменә дә игътибар бирергә онытмаган. Урнаштырылган фотоларда Гөлназның соңгы мода буенча тишекле-тишекле чалбар киюве кешене гаҗәпләндергән дә, кызык-мызык язарга да этәргән. 

 

Бәйле