Ришат Төхвәтуллинның Чаллыдагы концертыннан Tatar today хәбәрчеләре [видеорепортаж] төшерде

6-7 апрель Чаллының Садыйкова исемендәге концертлар залында Ришат Төхвәтуллин янәдән кунакта. Әлеге программасы белән җырчы безнең шәһәребездә инде икенче тапкыр. Моңа карамастан зал җырчының иҗатына битараф булмаган шәһәрдәшләребез белән тулып килә. Тамаша кылырга килгән һәрбер кеше концерттан күтәренке кәеф, җан рәхәтлеге көтә. Аларның йөзендә илаһи елмаю балкый. //Tatar today//

Менә концерт башлануга санаулы минутлар гына калып бара. Ришат дулкынлана, тамашачы көтә. Беренче чыгышыннан ук тамашачы Ришатны үз итте. Ришат белән бергә җырлап йөрүче Алия Карачурина да артта калмады. Зал аңа да алкышлады. Концерт дәвамында барлык тамашачы, тын да алмыйча, сихри дөньяда йөзде. Аларның әлеге ятмәдән чыгасылары килми иде. Ришатның репертуарына килгәндә, жырлары төрле-төрле: аларның арасында яшь һәм олы буыннарның икесенең дә күңеленә ятышлы җырлар бар. «Җырларны сайлаганда, сүзләренең мәгънәсенә, көенә басым ясыйм», ди Ришат. Җырчы фикеренчә, аны тырышып, эшенә тугры булып, хәзмәт итүе сәхнәдә тота.

Алинә Айдарова, //Tatar today// Студпроф.рф

Бәйле