6 апрель көнне татар эстрадасының популяр җырчысы, өч бала әнисе Иркә туган көнен билгеләп үтте. Җырчы гомер бәйрәмен ничек һәм кайда үткәргән? //Tatar Today//

«Бу елны сер итеп калдырырга уйладым, онытылмаслык шәп булды. Мактанасым килми, гафу… Бик шәп бүләкләр, матур теләкләр кабул иттем. Янәшәмдә булганнары, әйтелгән теләкләре өчен барысына да мең рәхмәт! Мин хәзер 34 яшькә таба атлыйм», диде Tatar Today хәбәрчесенә Иркә.


Туган көнен кайда, кем белән үткәрүен сер итеп сакласа да, кәефенә караганда, Иркә — бик бәхетле! Без дә җырчыны туган көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий