Дилә Нигъмәтуллинага абыйсы Булат концерт куярга рөхсәт биргән [фоторепортаж]

8 апрельдә Казанда эстраданың популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаның концерты узды. Алдан хәбәр иткәнебезчә, суык тидереп авырса да, Дилә башкала тамашачысы алдындагы имтиханын уңышлы тапшырды. «Кичә генә температурам 39 иде. 18нче хастаханә табибларына зур рәхмәт, тиз арада мине аякка бастырдылар», диде җырчы. //Tatar Today//


Концертны җор телле, юмор хисле Рөстәм Гайзуллин алып барды. Тамашада шулай ук Диләнең якын дусты Альбина Апанаева һәм абыйсы Булат Нигъмәтуллин катнашты. «Без Булат белән кая барсак та бергә. Бөтен чараларда диярлек бергә чыгыш ясыйбыз. Аның төпле киңәшләре тормышта да, иҗатта да ярдәм итә. Бу концертны аерым үземә генә оештырырга Булат рөхсәт бирде», диде Дилә. Залда Диләнең кызы Сәфинә дә бар иде. Ул әнисенә чәчәкләр бүләк итте.


Концерты алдыннан Дилә Нигъмәтуллина балалар арасында бәйге үткәргән иде. Аның төп шарты — Диләнең җырын башкару. Җиңүчеләр тавыш бирү аша ачыкланды. Шулай итеп, беренче урынны яулаган Юлия Марышева Дилә белән бергә «Хатын-кыз бәхете» җырын башкарды. Икенче урынга Язилә Шәмсетдинова, өченчегә — Ралина Нурмөхәммәтова лаек булды. Бәйгедә катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Дилә — оештыру сәләтенә ия булган җырчы, бу өлкәдә аның тәҗрибәсе зур. Шуңа күрә концерт энәсеннән җебенә кадәр уйланылган иде. Сәхнә бизәлеше, ут куелышы, җырчының үзенчәлекле киемнәре (хәтта пыялалы күлмәк!) — барысы да игътибарга лаек булды.


Дилә Нигъмәтуллина үзенең иҗатын яратучыларга һәрвакыт хөрмәт белән карый. Җырчы сәхнәдә тезләнеп тамашачысына мәхәббәтен, рәхмәтен белдерде. Концертка килүчеләр арасында лотореядә кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Моннан тыш, фойедагы фотосессия зонасында концерттан соң җырчы белән фотога төшү мөмкинлеге дә булды.

Эльвира ШАКИРОВА, Рөстәм ИСХАКЫЙ фотолары

Бәйле