Азат Фазлыев ресторанда ашаганы өчен җыр белән түли?

Казандагы рестораннарның берсендә Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән кызыклы хәл булган. Кайчан, ничек? Бу хакта Татар Тудейга Азат үзе сөйләде. //Tatar Today//

«Артист кеше өйдә генә тормый, күп вакыты юлда, гастрольдә яки башка чараларда уза. Шулай булгач, еш кына кафе-рестораннарда тукланырга туры килә. Күптән түгел Алсу белән Казанның бер ресторанында тамак ялгап алырга булдык. Ашап бетергәч, официанттан счет сорадым. Тик ул аны бирүдән баш тартты. Без аптырап калдык, билгеле. Кергән һәр кешене бушка ашатмыйлар бит инде?» дип сөйләде Tatar Today хәбәрчесенә Азат Фазлыев.

Баксаң, ресторан хуҗасы Фазлыевларны танып, ашаганнары өчен акча алмаска булган икән. «Тик бу хәл моның белән генә тәмамланмады әле. Хуҗа кеше безнең белән танышканнан соң, ресторан хезмәткәрләре һәм кунаклары өчен җыр бүләк итүебезне үтенде» ди Азат. Шулай итеп, Алсу һәм Азат Фазлывлар ресторанда ашаганнарын акча белән түгел, җыр белән түләп кайткан!

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле