12 апрельдә бар дөнья космоска беренче тапкыр кеше очкан көнне – Авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Казан яшьләре флешмоб ясаган. Президент Рөстәм Миңнеханов ул видеоны Инстаграмга урнаштырып, халыкны котлаган. //Tatar Today//
500 мәктәп укучысы ракета формасына тезелеп, «Алга» («Поехали») сүзенә имештер кузгалып, галәмгә очып китә. Флешмоб Казанның Гагарин урамының 115 йортында төшерелә. Бу урам 1961 елның 12 апрелендә “Восток” космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясаган Советлар Союзы гражданы, өлкән лейтенант Юрий Гагаринга багышланып аталган. Флешмобны ясаганда кешеләр балконнарыннан яшьләрне видеога төшерә. Алар өчен бу үзенчәлекле котлау да, бәйрәм дә.