Әбри Хәбриев: «Иң җиңел пародия — Салават Фәтхетдиновка» [видео]

12 апрельдә Казанның Филармония концертлар залында «Рәвешләр» юморы театрының концерты үтте. Кызык миниатюралар, популяр җырчыларга пародияләрне тамашачы рәхәтләнеп көлеп, ял итеп тамаша кылды. //Tatar Today//

Алар дүрт егет — Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев, Айдар Галиәскаров, Раушан Ситдыйков. Төркемдә хатын-кызлар булмагач, бу рольне егетләр үзләре башкара. «Театрыбызда хатын-кызлар бар иде. Әмма алардан башка да эшли алабыз дигән нәтиҗәгә килдек», — ди Әбри Хәбриев.


Әбри Хәбриев быелгы программада Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей кебек танылган артистларга пародия ясый. «Җырчының тавышын чыгарырга кыен икән, ул пародия авыррак килеп чыга. Мин Салават Зәкиевичкә пародия ясарга яратам, ул миңа җиңелрәк бирелә», диде Әбри һәм Салават кебек сөйләшеп күрсәтте. Артист нинди генә образда чыгыш ясамый, хәтта эт булып тамашачылар янына төшеп дүртаяклап йөрде.


Сигез ел дәвамында эшләп килүче «Рәвешләр» юмор театрында барысы да үзара дустанә мөнәсәбәттә. «Кайсыгыз баш?» дигән сорауга берсе дә «мин» дип җавап бирми, «барыбыз да бертигез», диләр. Мин «Рәвешләр» театрын русларның «Уральские пельмени» төркеменә ошаттым. Егетләр дә шул юнәлештә эшләүләрен белдерде.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле