«Тамада-шоу 2017»: 12 сын иясен тапты, яшь җырчы сөйгәненә тәкъдим ясады [видео]

13 апрельдә Казанда өченче тапкыр «Тамада-шоу» фестивале узды. Сәхнә артындагы ыгы-зыгылы шау-шуны күптән күргән юк иде. Катнашучылар күп: кем сүзләрен кабатлый, кем баласын ашата — кыскасы, чын сәхнә арты тормышы! Быелгы тамашада яңа мәзәкләр, яңа җырлар, уен-көлке һәм көтелмәгән кызыклы хәлләр дә булды. //Tatar Today//


Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова тарафыннан оештырылучы «Тамада-шоу» фестивалендә ел саен иң популяр алып баручылар бүләкләнә. Гадәттә, алар тамашачы алдында чыгыш ясый. Бу чыгыш мәзәк, уен яки җырдан гыйбарәт. Быел Гөлназ Шәрипҗанова, Марсель Әхмәдуллин, Рафиль Галимуллин, Марсель Мәхмүтов, Раил Габдуллин, Зөлфәт Зиннуров, Илшат Исхаков, Газинур Файзуллин, Айнур Сөләйманов, Җәвит Шакиров, Лилиана Ирназарова, Салават Миңнеханов «Тамада-шоу»ның йолдызлы сынына лаек булды.


«Тамада-шоу» гадәти концерттан шул ягы белән аерыла: биредә нәкъ мәҗлестәге кебек халык белән бергә күңел ачалар. Алып баручылар тамашачы белән аралаша, кызыклы сораулар бирә. Моннан тыш, фестивальдә никах һәм туй күлмәкләре тәкъдим ителде. «Аваланж» һәм «Вегас» шоу-балетлары гаҗәеп тамаша күрсәтте.


Эстраданың танылган артист-әниләре — Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова «Бәхетле бул, балам» җырының премьерасын тәкъдим итте. Сәхнәдә артистларның олырак балалары да җырлады.
Яшь җырчы Илмир Саматовның сөйгәне Лилиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы көтелмәгән хәл булды. Моның «Тамада-шоу»да булуы күңелле күренеш, әлбәттә. Лилия хисләргә бирелгән арада Илмир сөйгән ярына мәхәббәт турында җыр башкарды. Шулай итеп, Лилиянең «әйе» дип җавап бирүдән башка чарасы калмады.


Гомумән алганда, быелгы «Тамада-шоу» фестивале җанлырак узды. Чыгышлар күп булса да, вакыт ягыннан тамаша ялыктырмады, чөнки узган ел ул бик озак баруы белән истә калган иде.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле