Илшат Вәлиев Казанның «Локомотив» стадионы турында аяныч хәбәр җиткерә [видео]

Татар эстрада җырчысы Илшат Вәлиев Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионында көндәлек физкультура белән шөгыльләнә икән. Ютюбта урнаштырган видеосында ул тамашачыларына «Локоматив»ның аяныч хәлдә булуын сөйли. Ләкин аңа карамастан, кайчандыр биатлончылар шөгыльләнгән махсус мәйданчык спорт кешесенә бер дигән, дип тә әйтә. //Tatar Today//

«Менә килдем шундый матур урынга. «Локомотив» спорт сарае — кемдер өчендер матур ул, ә хәзерге вакытта ташландык хәлдә ята. Футбол уйный торган мәйданчыкта — күл, җәй көне хәлләр яхшырыр әле. Ә безгә шөгыльләнергә менә дигән җир. Элек биатлон уйнаганнар анда. Барыгызны да урманга чакырам. Монда рәхәт!», дип сөйли ул видеода. 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий