Тәрбиягә балалар алган Роза ханым: «Өстәлдә унике баланың ризыгы булса, унөченчесенә дә табыла»

Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, дигән мәкаль бар безнең халыкта. Тик тәрбиягә бала алган гаиләләр бу сүзләрне ишетергә дә теләми. Алар өчен балаларның барысы да бертигез, араларында үксезләре дә, читләре дә юк. //Интертат.ру//
 
 
“Бер күрүдә гашыйк булдык”
 
Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Роза һәм Фирдүс Кашаповлар йортында бүген – 6 бала. Шуның берсе Чулпан – Роза апаның үзе тапкан төпчек кызы. Бер кызы инде кияүдә, онык бүләк иткән. Уртанчы улы Алмаз Казанда эшли. Аларын да санасаң, 9 балалы әни ул. Тукта,  9га тулмый бит диярсез. Дөрес, Кашаповларның тәрбиягә алган беренче уллары Алеша хәрби хезмәттә.
 
Кашаповлар Фирдүс абыйның әтисеннән калган өйдә гомер кичерә. Ишегалдында гына ике катлы мәһабәт йорт калкып чыккан. Аны авылда төпләнеп калган бюджет хезмәткәрләре программасына таянып төзегәннәр. Тик әле йортның эчен эшләү өчен шактый акча кирәк.
 
 
Роза апа да, Фирдүс абый да Норлат балалар йортында хезмәт инструкторы булып эшли. Икесенең дә кулларыннан гөл тама. Роза апа тегү, бәйләү, чигүгә оста булса, Фирдүс абый агач эшенә хирыс. Өйдәге бөтен җиһазны үз кулы белән ясаган ул. 
 
Гаилә коруларына 26 ел булса да, ир белән хатын бүген дә гашыйк парлар кебек яши. Моның сере дә бик гади: ике арада бер күрүдә кабынган гыйшык уты еллар узган саен дөрли генә.
 
– Мин – шәһәр кызы, – ди Роза ханым. – Ленинградта туып үстем. Шуннан авылга кайтырга нәрсә мәҗбүр итте дисезме? Мәхәббәт! Бертуган сеңлем рус егетенә кияүгә чыкты. Кияү дигәнебез туена армиядә бергә хезмәт иткән дустын чакырырга булган. Ул Норлат егете, үзе белән дустын да алып килгән иде. Менә шул дусты белән инде ничә ел бергә яшибез.
 
Аңа Фирдүс абый кушыла:
 
– Без бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Кайтып китәм дә онытылыр дигән идем. Кая ул! Ашаудан, йокыдан калдырды. Түзә алмагач, кире бардым.
 
 
“Кунакка киләләр дә, бездә калалар”
 
– Минем әби 12 бала табып үстергән, – ди Роза ханым. – Ул һәрвакыт: “Өстәлдә унике баланың ризыгы булса, унөченчесенә дә табыла”, дип әйтә иде. Балаларны ярату миңа әбиемнән дә күчкәндер. Аннан соң язмышым да балалар йорты белән бәйләнде. Андагы сабыйлар тәрбиячеләренә бик нык ияләшәләр. Шул рәвешле, алар абый-апаларына кунакка йөри башлый. Безгә дә иң беренче улыбыз Леша башта кунакка гына килә иде. Тора-бара ул безнең гаилә әгъзасына әверелде.
 
Шуннан соң кунакка гына килгән җирдән Зоя, Таня, Камилә, Алексей, Андрей да әти-әниле була.
 
 – Безгә килеп йөргән сабыйның кире балалар йортына китәсе килми. – ди Фирдүс абый. — “Кайтып кит” дип тә әйтеп булмый. Үзләре дә кайвакыт: “Сездә калыйк әле”, дип сорыйлар. Билгеле, бу карарны үзебезнең балалар белән сөйләшеп, бер фикергә килеп кабул итәбез. Үзебезнең балалар каршы икән, теләк бик көчле булса да, берни эшли алмыйсың. Хәер, алар бит кечкенәдән танышып, аралашып үсә. Бер авылда яшиләр, бер мәктәптә укыйлар.
 
Тәрбиягә бала алган гаиләләрне кайвакыт “акчасына кызыгып алгандыр”, дип тә гаеплиләр. Кашаповлар да искәрмә түгел. Кайберәүләр: “Кеше баласын ничек карыйсыз?” дип сокланса, “акча өчен дә алалар”, дип әйтүчеләре дә бар икән. Аларның акчалары үзләренә дә җитми бит. Бу очракта акча түгел, йөрәк җылысы кирәк. Ул булмаса, әллә никадәр акча түләсәләр дә, балаларны өйгә дә, күңелгә дә сыйдырып булмый. Шөкер, хәзер инде авыл халкы бала алуга уңай карашта. Башта тикшереп, тырнак астыннан кер эзләргә генә торалар иде. 
 
Кайбер гаиләләр тәрбиягә алган балаларның исемнәрен үзгәртә, татарчага алыштыра. 
 
– Безнең гаиләдә Алексей исемле малай бар, – ди Роза апа. –  Элеккеге гаиләсендә әби-бабасы аңа “Алмаз” дип исем кушкан. Ул хәзер шуңа күнеккән инде. Безнең улыбызның исеме дә Алмаз. Документларда Алексей булып йөрсә дә, “Алмаз”га ияләшкән. Шулай итеп, бездә ике Алмаз хәзер.
 
 
Роза белән Фирдүс абыйның төп максаты – бар күңел җылысын шушы балаларга бирү һәм аларның тормышларын ничек тә җиңеләйтү, киләчәккә өмет белән карап яшәргә өйрәтү.
 
– Бу балалар шушы кыска гомерләрендә тормышның төрле ягын күргән, ачысын-төчесен күп татыган. Әмма тора-бара алар йомшара, ачылып сөйләшә башлый. Без аларга: “Әти-әниләрегез юлына басмагыз, укыгыз, алга барыгыз”, дип үгет-нәсихәт бирәбез. Тик әти-әниләренә карата нәфрәт булырга тиеш түгел. “Сез ата-анагызга гомер биргән өчен рәхмәтле”, дип тә тукып торам. Тормыштагы төрле хәлләр өчен сез җавап бирмисез, аларны гафу итәргә өйрәнегез, дим. Аннан соң кайбер гаиләләр тәрбиягә алган балаларның якыннары белән очрашуына каршы. Без моны тыймыйбыз, киресенчә, кунакка йөрешәбез, – ди Роза апа.
 
 
“Башта каршы булдым, еладым”
 
Күренеп тора: балалар дус-тату яши. Бергә дәрес әзерлиләр, йорт эшләрендә булышалар. Чулпан яңа туганнарын ничек кабул иткән соң?
 
– Безгә Леша килеп йөри башлаганда, мин IV сыйныфта укый идем, ул VIII класста. Миңа ошый иде ул, тәртипле егет. Тик аны уллыкка алу буенча сүз чыккач, каршы килдем. Көнләштем, еладым. Балалыгым белән әти-әнине башка берәү белән дә бүлешәсем килмәде. Аннары аңладым. Ул миңа үз абыем кебек якын булды. Безгә балалар йортыннан малайлар-кызлар күп килә иде. Зоя, Таня, Камилә дә шулай калды. Соңрак Алмаз (Алексей) да әти янына остаханәгә килеп йөри башлады. Бервакыт әти белән әнинең сөйләшкәнен ишеттем. “Бик яраттым, кулы эшкә ята, тырыш малай”, диде әти аның турында. Шулай итеп, утырып киңәшкәч, аны да үзебезгә алырга булдык. Аннан кала тагын Андрей бар, – ди Чулпан.
 
 
“Орышырга да, сыйпарга да кирәк”
 
Кашаповлар “үксез бала” гыйбарәсе белән килешми.
 
– Үзебез тапкан балаларны карасак та, алар арасында да әллә ниндиләре бар. Кайчак әти-әни янында үскән баланың тәртибенә карап та хәйран каласың. Ә тәрбиягә алынганнары үз язмышлары белән килсә дә, җайларга, тыңларга, аңларга кирәк аны. Балага вакытны кызганырга ярамый. Аны ачарга кирәк. Әгәр “хәлем юк”, “арыдым” дип күз йомасың икән, бала кулдан китә, әти-әнисеннән читләшә. Ул кабат балалар йортына кайтырга мөмкин. Күңелең, бәгырең белән яратсаң, чит бала юк ул. Кунакка килеп йөри торган балалар бүген дә күп. Алар да: “Сездә калыйк әле, безне дә алыгыз әле”, диләр. Кызлар килеп йөри башлагач, коймак пешерергә өйрәттем. Бервакыт без эштән кайтышка коймак пешереп куйганнар. Авыз иттек тә, күзгә карап торалар. Тозы артыграк булса да, тәмле дип ашадык инде. Аларның гамәлен хупласаң, ашарга пешерергә дә, тәртип сакларга да өйрәнәләр, – ди Роза апа.
 
Кашаповлар гаиләсендә балалардан чын кеше ясарга омтылалар. Шуңа күрә катырак сөйләшкән вакытлары да була икән. Чөнки урамда артларыннан саклап йөреп булмый. Кайсы әти-әнинең баласы турында начар сүз ишетәсе килсен? Роза апа әйтмешли, баланы бер яктан орышырга, икенче яктан сыйпарга кирәк. 
 
Кашаповларның тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләргә дә киңәшләре бар. 
 
– Бервакыт язын эштән кайтырга чыктык, – ди Фирдүс абый. – Алмаз (Алексей) баскычта утырып калды. Роза белән бер сүз дәшмичә, капкага хәтле атладык. Икебезнең дә күңелендә өермә. Капкага җиткәч, кинәт икебез дә борылап карадык. Ә ул… елап утыра! Берни уйламый, киңәшми, кире борылдык та, Алмазны үзебезгә алып кайттык. Шуннан соң ул балалар йортына бүтән бармады. Аның сөенгәнен күрсәгез! 
 
Әгәр берәр гаилә бала алырга уйласа, бу уйны ахырына кадәр җиткерергә кирәк, ди Кашаповлар.
 
– Баланы күргәч, йөрәгең туктап кала. Бу – синеке! Бер көн йөрисең, ике, өч… Төнлә дә күзгә йокы керми. Без түгел, алар әти-әнине сайлый. Менә үзебезнең балаларны гына алыйк, алар миңа бер дә балалар йортында яшәгән кебек түгел. Гел безнеке, гел бездә торган кебек. Һәрберсен үзенчә яратабыз. Дөрес, бездә кечкенәләр юк. Яшүсмерләр белән авыррак икәнлеген дә яшермим. Бала алырга теләгән ата-ана бу хакта кат-кат уйласын иде. Кечкенәдән алып үстергән бала белән җиңелрәк. Әмма аларны балалар йортына кире кайтмаслык итеп, тормышка яраклы итеп тәрбияләргә кирәк, – ди Роза апа. 
 
 
Балаларның барысы да кул эшләренә һәвәс. Леша, Андрей, Алмаз остаханәдә үскән, алар агач эше белән «җенләнә». Зоя ыргак белән бәйләргә оста. Шулай ук спортчы да ул. Чаңгыда йөри, волейбол, баскетбол уйный. Таня агачтан тартмачыклар ясый. Камилә чигә. Зоя белән Камилә әле рәсем ясау белән дә шөгыльләнә. Өйләрен алар иҗат иткән картиналар бизи. Роза ханымның әнисе дә, Фирдүс абыйның әтисе дә икесе дә рәсемгә оста булган.
 
– Безнең бер-беребезгә каты сүз әйткән, тавыш күтәргәнебез юк, – ди Роза апа иренә карап. – Безгә килгән балалар  моңа аптырыйлар. Тансык ул аларга. “Ир белән хатын болай да сөйләшә, аңлаша ала микән?” дип шаккаталар. Чөнки алар аны күрмәгән. Әгәр ике арада мәхәббәт бар икән, балалар да әти-әнисе өчен үлеп тора. Балаларның барысын да үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә телибез.
 
 Чулпан ШАКИРОВА. Александр ЭШКИНИН фотолары

Бәйле