Гүзәл Уразованы танылган француз стилистлары киендерә [шаян видео]

Җырчы Гүзәл Уразова Ютубтагы каналына кызыклы видеоларны һәрдаим кертеп тора. Балалары да читтә калмый. Әнә, яңа видео әзерләгәннәр: Камилла белән Сәмир бу юлы стилист ролендә! //Tatar today//

Кечкенә стилистлар җырчы әниләренә матур һәм кызыклы образ тудырырга ярдәмгә Париждан үк «килгән». Гүзәл киенгән арада Франциядәге хәлләр, яңа мода турында да сүз кыстырып җибәрә кечкенә «белгечләр». Кыскасы, балалар Гүзәл Уразованы ничек итеп киендергәннәр икән, видеоны карыйк!

Бәйле