Тукай каберенә яшьләр ник йөрми?

1923 ел 15 апрель –Габдулла Тукай вафат булган көн. Быел шагыйрьнең үлүенә 104 ел була. //Tatar today//

Иртәнге сәгать унбердә Тукай иҗатын сөючеләр Яңа татар бистәсе зиратына килделәр. Шагыйрь кабере янында сүзне иң элек Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова алды. Үз чыгышында ул татарның бөек улы турында сөйләде, сүзен шигъри юллар белән тәмамлады. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Тукайны “милләтебезгә рухи көч биргән яктылык” итеп кабул итүе турында әйтте. Тукай премиясе лауреаты чыгышында көн кадагында булган мәсьәләләрне дә күтәрергә өлгерде. Артист фикеренчә, бүген милләтебезнең бөеклеген күрсәтергә теләмиләр. “Күрсәтсәләр, калган милләтләр үзләрен түбән хис итәр дип уйлыйлар. Бу бик зур ялгышлык. Милләтнең бөеклеге – башка милләтләрнең бөеклеген күрә белүдә”, ди Әзһәр Шакиров.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та үз чиратында шагыйрьне искә алырга килүчеләр алдында чыгыш ясады. Соңрак ул Тукай кабере янына өч халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары – Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һәм Зиннур Мансуровны чакырды. Чыгышлар тәмамлангач, сүзне Татарстан Диния нәзарәтенең Нияз Сабиров алды. Ул бөек шагыйрьнең балаларны тәүфиклы һәм иманлы булырга өйрәтүче әсәрләрен искә алды. “Тукай шигырьләрен укып, балаларыбызга күркәм тәрбия бирергә язсын”, диде ул. Соңрак Тукай кабере янында Коръән аятьләре укылды.

Килүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәге татар зыялылары, яшьләр, ни кызганыч, аз. Моның сәбәбен Рәмис Аймәт аңлатты. Шагыйрь: “Бу – һәрбер татар белергә, йөрәгенә салып куярга тиешле көн, каяндыр төркемнәр куып китереп кенә мондый изге гамәл кылынмый”, дип белдерде.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Бәйле