Пародия — пиармы, әллә мыскыл итүме? [артистлар фикере]

Пародия — тамашачыда, укучыда яки тыңлаучыда көлке уята торган сәнгать әсәре. Аның юморга корылган булуы һәркемгә билгеле. Бездә артистларга пародия күрсәтү бик популяр. Ләкин кайберәүләр аны кабул итми, аңламый, үпкәли. Ә шулай да артистлар өчен пародия — яхшы пиар, ягъни реклама. Ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, бәлки артисттан пародиягә рөхсәт алырга кирәктер? //Tatar Today//

Пародия өлкәсендә эшләүче популяр артистлар бу хакта ни уйлый икән:


Әбри Хәбриев: Пародияләр жанрында эшләү дәверендә, ягъни 12 ел эчендә әле бер артистның да негатив белдергәне юк иде. Киресенчә, син яхшы күрсәтәсең, дип әйтәләр иде. Рөхсәтне пародия күрсәтүгә түгел, ә аранжировкасын куллану өчен генә сораганым бар. Берсе дә каршы килмәде. «Күрсәәәәт» дип кенә җавап бирделәр. Бердәнбер рөхсәт сораган кешем — Закир абый Шаһбан. Ни өчен икәнен үзегез дә аңлагансыздыр. Закир абый каршы килү түгел, хуплады гына. Тик аңа пародияне әле дә күрсәтергә куркам, чөнки тамашачының дөрес аңламавы бар.


Алсу Фаракшина: «Әлбәттә, артисттан рөхсәт сорарга кирәк. Теләсә ничек кеше көлдерәм диеп, артистны ачуландырырга ярамый. Мин үзем артистка пародия ясыйм икән, ул бу хакта белә. Аркылы төшкәннәре юк, чөнки ямьсез яктан күрсәтмим. Пародиядә арттыру кирәк, әлбәттә. Ләкин чама булырга тиеш диеп уйлыйм. Бу, чыннан да, пиар. Күп кенә артистлар үзләре үк аларны күрсәтүне сорый».


Рамил Шәрәпов: «Кагыйдә буларак, пародиянең билгеле бер чикләре булырга тиеш. Артистны мыскыл итәргә дә ярамый. Пародияне, гомумән, юморны аңламый торган артистлар бар. Әйбәт пародия булса да, артист аңа ачуланырга мөмкин. Гомере буе юморны аңламаган кеше әйбәт юморны да начар дип әйтәдер инде ул. Мин хәзер пародия белән шөгыльләнмим. Берара бу өлкәдә эшләп карадым, ләкин миннән чыкмый ул. Вакытында туктадым».


Данир Сабиров: «Пародия яхшымы, начармы — ул артист өчен реклама һәм пиар! Бу юморны кемдер аңлый, кемдер аңламый. Татар эстрадасының кайбер артистлары матур булып күренергә ярата. Тик алай кызык булмый бит инде ул. Миңа да үпкәләүчеләр бар».


Ризат Рамазанов: «Артисттан пародия ясау өчен рөхсәт сораганым булмады. Артистка пародия күрсәткәнче, аның холкын искә алырга кирәк. Халыкны көлдерәм дип, артистны артык мыскыл итеп булмый. Һәр нәрсәнең чамасы бар. Ләкин кайбер кеше, чынлап та, пародияне аңламый, үпкәли. Әгәр сиңа пародия ясыйлар икән, моңа сөенергә кирәк. Пародия — ул пиар. Мәсәлән, Рамил Шәрәпов, Илсур Сафин пародия өчен рәхмәт әйтеп шалтыратты. Миндә кешегә артык бәрелү, дигән әйбер юк».

Эстраданың популяр артистлары Филүс Каһиров белән Фирдүс Тямаевның да пародиягә мөнәсәбәте белән кызыксындык:


Филүс Каһиров: «Моңа кадәр миңа пародия ясаучы булмады бугай. Беренчеләрдән булып «Рәвешләр» театр юморы күрсәтте. Пародиягә көлеп карыйм. Мине күрсәтәләр икән, бернинди гаеп юк. Мин каршы түгел. Әбри Хәбриев миңа пародия ясавы турында хәбәр итеп куйган иде».


Фирдүс Тямаев: «Артист пародия ясый икән, җырчыдан рөхсәт алырга, аның ризалыгы белән генә куярга тиеш. Миңа килгәндә, миңа Данир Сабиров та, Рифат Зарипов та, Ризат Рамазанов та, Әбри Хәбриев тә, башкалар да пародия ясый. Көлеп, мескен итеп күрсәтәләр. Хайван белән дә чагыштыралар. Бу — минем өчен пиар гына!»

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле