Бу ни бу: Татарстанда — кыш [фото]

Бүген иртән Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан кайбер шәһәр-районнарында ишеп кар яуган. Азнакайда яшәүче журналист Эльвира Төхвәтуллина махсус Татар Тудей өчен фотолар җибәрде. //Tatar Today//

«Иртәнге сәгать 6лар тирәсендә кар ява башлады. Иште генә, 5-10 см тирәсе яугандыр. Бездә халык җәйге тәгәрмәчләргә күчкән иде инде. Үзем дә бүген җәйге көпчәкләр белән эшкә килдем. Кайбер урыннарда машина шуып барды. Шулай да күп кеше бүген эшкә җәяү килгән. Хәзерге вакытта кар яумый, юлда җепшек кар саклана. Әлегә кояш күренми. Бездән 30-40 чакрым ераклыктагы Сарман районы Җәлил бистәсендә бөтенләй кар яумаган», дип сөйләде Татар Тудей хәбәрчесенә Эльвира Төхвәтуллина.


ЮХИДИ хәбәр итүенчә, бүген иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр, ягъни ике сәгать эчендә Азнакай районы буенча 5 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның өчесе — юлдан чыгып очу, икесе — бәрелешү очрагы.


Һава торышына күз салсак, 19-21 апрельдә Татарстанда кар һәм яңгыр көтелә. Урыны белән буран булуы ихтимал. 21-22 апрель көннәрендә дә көчле җил булачак, дип фаразлый синоптиклар. Юлларда бозлавык сакланачак, сак булыгыз.

Бәйле